Чистайда шәһәр автобусларында йөрү бәясе артты
Җәмгыять

Чистайда шәһәр автобусларында йөрү бәясе артты

Билет бәяса 4 сумга кыйммәтләнде

Бүгенге көннән, 6 августтан, Чистайда шәһәр автобусларында йөрү бәясе артты. Хәзер бер тапкыр бирелә торган билет элеккеге 42 сум урынына 46 сум тора. Транспорт компаниясендә аңлатуларынча, бәяләрне яңадан карау – мәҗбүри адым.

 

–Ягулык һәм комплектлау детальләренә бәяләрнең шактый артуы сәбәпле, без юл бәясен арттырырга мәҗбүр булдык. Әлеге чара мәҗбүри һәм бары тик предприятиенең эш сәләтен саклап калуга юнәлдерелгән, — дип билгеләделәр Чистайда пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы компаниядә.

Шулай ук гражданнарның барлык ташламалы категорияләре гамәлдәге законнар нигезендә тулы күләмдә йөрү хокукын саклап кала, дип ассызыклана.


Нет комментариев