Чистайда гомер итүче Мария Мартюшина 94 яшьлеген бәйрәм итте
Җәмгыять

Чистайда гомер итүче Мария Мартюшина 94 яшьлеген бәйрәм итте

Бу көннәрдә Чистай шәһәрендә яшәүче, хезмәт ветераны Мария Васильевна Мартюшина үзенең 94 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итә

Аңа 94 яшь тулды. Әлеге күркәм бәйрәме белән аны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Аңа ул үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде, барлык чистайлылар исеменнән күпеллык фидакарь хезмәте өчен ихластан рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек теләде.

Мария Васильевнаның язмышы – бу чорның чын елъязмасы. Ул ерак Курск өлкәсе Байровка авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, өлкәннәр белән бер сафка баса, авыр елларда алар белән бергә кырда эшли, тылда Җиңүне якынайту өчен тырыша.

Сугыштан соң аны язмыш җилләре кояшлы Симферополь шәһәренә илтеп ташлый, биредә ул тегүче һөнәрен үзләштерә. Аннары Керчьта җирле тегү фабрикасында эшли. Чистай егетенә, диңгезчегә кияүгә чыга, аның белән бергә Чистайга күчеп кайта.

Безнең шәһәрдә ветеранның хезмәт юлы ательеда, аннары тегү фабрикасында дәвам итә. Үзенең һөнәри осталыгы, җаваплылыгы белән ул башта контролер, соңрак тегү производствосы бригадиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әлеге постта ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә, яшь белгечләр әзерли.

Мария Васильевнаның иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Алар тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә бүген ул –дүрт оныкның әбисе һәм алты оныкчыкның карт әбисе.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мария Васильевна күңел күтәренкелеген һәм туган җиргә мәхәббәтен югалтмый. Җәйге айларда аның иң яраткан шөгыле – үз бакчасында яшелчәләр үстерү. Бу эш аңа шатлык бүләк итә, көч-куәт өсти.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев