2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан минем үз вакытында алдынгы сыер савучы булган, бик күп хөкүмәт бүләкләре иясе Рәшидә Ситдыйк кызы Хафизова (Мөэминова) турында язасым килә
Ситдыйк бабай белән Нәгыймә әбинең гаиләсендә унынчы бала булып 1946 елның 1 сентябрендә игезәкләр Рәшит белән Рәшидә дөньяга киләләр. Тик игезәк сыңары Рәшит кыска гомерле була, 8 ай яшәгәч вафат була. Башлангыч белемне Рәшидә апа Кзыл Ялан авылында, Татар Талкышы авылында сигезьеллык белемне ала. Мәктәптә «5»ле билгеләренә генә укый ул, сигез классны бетереп алга таба укырга килмәгәч, мәктәп директоры әти-әнисе янына килеп: «кызыгыз укысын, бик зиһенле бала, аңардан була» дип үгетләп тә караган, тик олыларның аны укытырга җибәрергә җайлары булмаган.
Рәшидә апа шуның белән килешеп, үз туган авылында сыер савучы булып эшли башлый. Үз эшенең остасы булып әверелгәнче, аңа авыр хезмәтнең серләренә төшенергә туры килә. «Машина белән саву операторы Рәшидә Ситдыйк кызы үзенең тырышлыгы белән Кзыл Ялан товарлык-сөт фермасында гына түгел, бөтен Жданов исемендәге колхозда дан тота. Беренче класслы савымчы терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру өчен район күләмендәге социалистик ярышта да лидерлык итә. Сыер савучы терлекләрне әйбәт карый, азыкның сыйфатына, аны терлекләргә ашатуга хәзерләүгә күзәтчелек итә, терлекләрнең физиологик хәленә продуктлылыгына карап ашату рационын дифференциальләштерә. Эчке көн тәртибен, сыерларны ашату режимын үтәү, вакытында саву – гадәткә кергән һәм кемнең дә булса моннан аз гына тайпылуы да сизелмичә калмый. Үзенә дә, иптәшләренә дә таләпчән булу – аңа хас сыйфат. Шуңа күрә дә ул коллективта беренчелекне нык тота», – дип язалар аның турында ул вакытта газета битләрендә.
Социалистик ярышларда югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләрнең нинди энтузиазм белән эшләгәнлекләре унынчы бишьеллыкка кергәндә үзалларына куйган максатлардан да ачык күренә. Рәшидә Ситдыйк кызы 1974, 1976 елларда «Социалистик ярышта җиңүче» булып таныла. 1971, 1972, 1975, 1981 елларда «Чистай районының иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. 1974 елда аның фотосы Чистай шәһәренең Мактау тактасына урнаштырыла. Ә 1974 елда РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «1 класслы терлекчелек остасы» исеме бирелә. 1975 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы, 1984 елда Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры була.1972, 1975, 1976, 1986 елларда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале, ә 1987 елда исә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнә.
ТАССР Югары Советы депутаты булып сайлангач, Рәшидә Хафизова «Жданов» исемендәге хуҗалыкта күпләп нәселле таналар үстерү, савылган сөтне саклау өчен махсус җайланмалар урнашкан блок төзү, сөт сыйфатына карап өстәмә түләү системасын кертү мәсьәләләрен кайгырта. Ул елларда сыер савучыларга кул хезмәте бик нык эләккән, кырдагы утарларга барып кул белән сыер савулар, утар буенча сыер куып йөрүләр. «Хәзерге савымчылар белән безнең аерма җир белән күк арасы», – ди Рәшидә апа елмаеп. Нинди генә дәүләт бүләкләренә ия булуына карамастан, Рәшидә Ситдыйк кызы һәрчак тыйнак, кече күңелле, ярдәмчел булып кала.
19 яше тулгач авыл егете Абрар абыйга кияүгә чыга. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, өч бала дөньяга килгән. Алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары югары белемнәр алып, үз юлларын табып, гаилә корып, үзләре дә әти-әни, әби-бабайлар булдылар.
«Балаларны үстерешергә кайнанам Фәризә әни булышты», – ди Рәшидә апа канәгатьлек хисе белән. Кайнанасы Фәризә әби белән уртак тел табып 40 елдан артык матур-тату гомер итәләр. Фәризә әби кызларны эш сөяргә, ярдәмчел булырга, олыны олы, кечене кече итә белергә өйрәтеп үстерешә. Абрар абый гына бик кыска гомерле була, 2000 елда 62 яшендә вафат була. Рәшидә апа төп йортта кайнанасы белән кайткан балаларны, оныкларны, барлык туганнарны ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алып, озатып калалар. 5 вакыт намаз укып, уразалар тотып, корбаннар чалып, Коръән, дини китаплар укып барысына да изге теләкләр теләп торалар. Кайнанасы килененә бик рәхмәтле, 101 яшенә кадәр яшәде, бик кадерләп карады Рәшидә апа Фәризә әбине, аның хәер-фатихасын алып калды.
2018 елда Хаҗ гамәлен дә кылырга насыйп була Рәшидә апага. Моның өчен уртанчы киявенә бик рәхмәтле ул. Авылда узган Коръән мәҗлесләре берсе дә аннан башка үтми дисәм дә, ялгыш булмас. Авылдашларны соңгы юлга озату, Коръән тутырып багышлаулар, ясин чыгулар – барысын да ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип эшли.
Бүгенге көндә Рәшидә апаның 4 оныгы, 6 оныкчыгы. Ул балаларына, оныкларына олы терәк һәм киңәшче. Иренең туганнары, үз туганнары белән аралашып, төпле киңәшләрен биреп яши. Үзен дә барысы да хөрмәт итәләр. Авылда ерак түгел апасы яши, бергә кунакларга йөреп, хәл-әхвәл белешеп торалар. Балалары янында тормасалар да, капка төбеннән машина өзелми, берсе кайта, берсе китә.
Авыл тормышы бервакытта да җиңел булмаган, ләкин алар беркайчан зарлануны белми, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яши. Җәй буе бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, кош-кортлар, хайваннар асрап, һәр авыл кешесе кебек гомер итәләр. Хезмәт алар өчен һәрвакыт зур энергия чыганагы булып тора. Эшкә мәхәббәт, тырышлык, ярдәмчеллек, киң күңеллелек, якыннарын кайгырту, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатлар бизи аларны, менә шул сыйфатларны алар балаларына да күчерә алганнар.
Рәшидә апа 1 сентябрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аңа алдагы гомерендә саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, балаларының- оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен телисе килә. Рәшидә апа үзе дә киләчәк буынның бәхетле яшәвен, илдә мул тормыш булуын теләп, намаз саен дога кыла. Дөньялар тыныч булсын, балалар сугыш афәтләре күрмәсеннәр, яшь җаннар әрәм булмасыннар дип тели.
Резидә Вәлиева, Кызыл Ялан авылы китапханәчесе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев