Чистай районында чишмә янында күңелле очрашу уздырдылар
Җәмгыять

Чистай районында чишмә янында күңелле очрашу уздырдылар

Иске Роман авылында яшәүчеләр мөнәҗәтләр тыңладылар, аралаштылар, чишмә суыннан кайнатылган тәмле чәй белән сыйландылар

Иске Роман авылында «Яшьлегем чишмәләре» дип исемләнгән чара узды. Аны җирле Мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде.

 

–Әлеге чишмә Иске Роман авылында авыл халкының иң яраткан урыны булып санала. Бирегә чишмә суы саф, чиста булганы өчен аны алырга дип кенә түгел, аның һәр йотымы күңелгә рәхәтлек биргәне, җан тынычлыгы иңдергәне өчен ял итәргә дип тә киләләр, – дип ассызыклап үттеләр Мәдәният йортында.

 

Чишмә янында ел саен бәйрәмнәр үткәрү күптән инде матур традициягә әйләнде. «Яшьлегем чишмәләре» чарасында да изге чишмә суына кушылып, мөнәҗәтләр яңгырады. Җылылык һәм кайгыртучанлык мохитын традицион чәй эчүләр тулыландырды: барлык катнашучыларны шушы изге чишмә суыннан кайнатылган тәмле чәй белән сыйладылар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев