Алкогольдән баш тарту бөтенроссия атнасында Акбулат авылының ФАП фельдшеры Сергей Сидоров авыл халкы белән очрашты. Биредә сүз алкоголь куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүе һәм суррогат эчемлекләрнең куркынычлары турында барды
17 августтан 23 августка кадәр Россиядә алкогольдән баш тарту атнасы бара. Экспертлар мәгълүматлары буенча, спиртлы эчемлекләр куллану хезмәт яшендәге кешеләрнең үлеменә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Шулай итеп, бавыр циррозыннан үлүчеләрнең 69 проценты, кардиомиопатиядән һәм миокардиттан үлүчеләрнең 61 проценты, панкреатиттан үлүчеләрнең 47 проценты алкоголь белән бәйле.
Профилактик әңгәмә барышында Сергей Сидоров кеше организмына алкогольнең тискәре йогынтысы турында сөйләде.

Медик эмоциональ фонның түбәнәюен, колак ишетү, күз күрүнең начараюын, координациянең бозылуын, сөйләмдә дефектлар барлыкка килүне, психик тайпылышларны һәм импотенцияне алкоголь куллануның аянычлы нәтиҗәләре дип атый.
Аның сүзләренчә, аеруча куркыныч тудыручы суррогатлар – гадәти алкогольдән күпкә агулы булган көмешкә, одеколон, техник сыекчалар һәм метил спирты еш кына үлемгә китерә.
Әлеге очрашу ачык форматта үтте. Авыл халкы әңгәмәгә бик актив кушылды, сораулар бирделәр һәм эчтәлекле әңгәмәсе өчен фельдшергә рәхмәт белдерделәр.
«Куркынычсыз спиртлы эчемлекләр юк. Алкоголь куллану –һәрвакыт куркыныч. Кешегә теге яки бу спиртлы эчемлекне тәкъдим итәргә ярамый, куркынычсыз градус бары ноль генә», – дип ассызыклады Сергей Владимирович.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев