Чистай районы башлыгы Татарстан Республикасы көне белән котлый
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Татарстан Республикасы көне белән котлый

Кадерле якташлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм

Бу бәйрәм күпмилләтле төбәгебездә бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны гәүдәләндерә. Биредә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклыйлар, мәдәни һәм рухи мирасны саклауга зур игътибар бирәләр.
Безнең Татарстаныбыз – көчле, икътисади яктан куәтле һәм тиз үсә торган республика, ул күпчелек төп күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарны били.
Без хаклы рәвештә үзебезнең мул төбәгебез, аның бай тарихы белән горурланабыз, хезмәтләре, батырлыклары һәм казанышлары нәтиҗәсендә республиканың чәчәк атуына ирешү мөмкинлеге булган ата-бабаларыбызга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез.
Республиканың иң зур байлыгы – аның халкы! Безнең һәрберебез туган районыбызны, димәк, бөтен Татарстанны үстерүгә үз өлешен кертә. Уртак тырышлык белән без күләмле проектларны тормышка ашырабыз һәм зур уңышларга ирешәбез.
Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Респуб­ликабыз һәр татарстанлы файдасына чәчәк атсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы 
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев