Уку йорты җитәкчесен муниципалитетта узган атналык киңәшмәдә тәкъдим иттеләр
5 августтан Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы директоры итеп Евгений Александрович Назаров билгеләнде. Моңа кадәр ул иминлек һәм гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары, ә соңгы берничә айда җитәкче вазифаларын башкарган.
Район башлыгы Евгений Александровичны бу вазифага билгеләнүе белән котлады һәм аның уку йорты белән идарә итүгә профессиональ якын килүенә ышанычын белдерде.
Фото Е. Назаровның социаль челтәрендәге битеннән
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев