Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар өчен спорт – үз-үзләрен аямау

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт тормышы елдан-ел үсеш ала.

Уңышлар тәэсирләндерерлек, чистайлылар республикада һәрвакыт алдынгы позиция­ләрдә торалар! Кайбер турнирларда, сәләте, теләге һәм һәвәслеге булганнар читтә калмасыннар өчен, икешәр команда чыгарыла. Республикада җаваплы чаралар чистайлылар катнашыннан башка үтми диярлек, кайбер спорт төрләрендә алар беренчелекне беркемгә дә бирмиләр. Иң көчлеләр дип танылган очракта, кайчандыр ирешелгәннәрдә беркемгә дә юл куймыйлар, көчлеләрнең көчлеләре булып калалар. Ярышларда безнең спортчыларыбыз катнашса, көндәшләргә җиңел булмый. Шуларның соңгысы - армрестлинг буенча чемпионат, анда команданың барлык биш катнашучысы да призлы урыннарга лаек булды. Елена Гатина һәм Роман Дряхлых алтын белән кайттылар, Александр Шартов икенче урынга лаек булды, өстәвенә, ул дөнья чемпионатының көмеш призерына гына бирешә. Бронзага Ринат Гафуров һәм Антон Капитонов лаек булалар.
- Минем өчен ярышлар - дуслар белән аралашу, яңалыклар белән уртаклашу, үз авыруымны җиңү, - дип билгеләп үтә Елена Гатина. - Бу үз-үзеңне җиңү дә. Дүрт дивар эчендә бикләнеп калырга, язмыштан зарланырга ярамый. Приз­лы урыннар алсаң, йөрәктә икеләтә шатлык барлыкка килә! Бервакытта да төшенкелеккә бирелергә ярамый!
- 2015 ел нәтиҗәләре буенча без дүртенче позициядә урын алдык, - ди шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова, ул үзе дә халыкара, бөтенроссия дәрәҗәләре булган титуллы спортчы булып тора. - Моңа ике сәбәп йогынты ясады. Беренчедән, без транспорт булмау сәбәпле, күп кенә ярышларга бара алмадык (быел әлеге проблема, бәхеткә, уңышлы хәл ителә). Икенчедән, команда сос­тавына, положение буенча, ишетү буенча инвалидлар да кертелергә тиеш. Безнең районда аларның күбесе - өлкән яшьтәгеләр.
- Спорт тормышына яшь спортчыларны актив җәлеп итүегез шатландыра...
- Әйе, алар да яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, без алар өчен бик шатбыз. Аларның күбесе көч-дәрт һәм шундый дус-тату гаиләгә үзләренең катнашы булуын сизеп, терелеп киткәндәй булалар. Алар өчен бу үзенә күрә җан азыгы, күңелне бушату. Хәрәкәтләнергә, үз кичерешләреңдә һәм авыруларыңда тукталып калмаска кирәк!
Безнең командага шәһәр инвалидлар җәмгы­яте, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорты, психоневрология интернаты әгъзалары керә.
Шәһәрдә Инвалидлар ункөнлегенә багышланган төрле ярышлар үтә. Аларның кайберсе узган ял көннәрендә «Батыр» спорт комплексында, балалар һәм яшьләр иҗат йортында булды. Хатын-кызлар арасында Елена Гатина (аның иң югары нәтиҗә һәм эскәмиядән этәлү буенча), ир-атлар арасында - Роман Дряхлых, ул 54 килограмм авырлыгы белән 70 килограммлы штанганы күтәрә, беренче урыннарны яулыйлар.
70 килограммнан артыграк авырлык категориясендә Айдар Сафин җиңү яулады.
Армспортта үз авырлык кате­горияләрендә Гөлнара Фәйзул­ли­на, Валентина Хөснетдинова, Ил­шат Хәлимов һәм Роман Дряхлых иң көчлеләр булдылар. Сүз уңаенда, Роман перекладинада күтәре­лүдә беренче урынны яулады. Ә менә өстәл теннисы уенында Андрей Демидов һәм Татьяна Мижарева җиңүче булдылар. Дартс буенча ярышларда Светлана Минникеева (72 очко) һәм Александр Ионов (120 очко) беренче нәтиҗәләрне күрсәттеләр. Бу уңышлар мактау сүзләренә лаек!
- Мин спорт ярышларында яратып катнашам, - ди Светлана Минникеева. - Ә җиңүләр алар, өстәвенә, канатландыралар һәм үз-үзеңә, үз мөмкинлекләреңә ышанычны арттыралар.
Әйе, безнең спортчыларыбыз бервакытта да төшенкелеккә бирелмиләр, максатка омтылалар һәм аңа ирешәләр. Зур өметләр баг­лаган спортчыбыз Андрей Борхин да уңышка ирешер дип ышанабыз! Ул хәзерге вакытта Әлмәттә следж-хоккей белән шөгыльләнә. Ул үзенә күрә хоккей уены, тик терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар, ягъни коляскада утыручы инвалидлар өчен. Киләчәктә иң яхшы спортчылар Паралимпия җыелма командасына эләгә алырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай спорт