Чистай районында полицейскийлар җирле кешедән 600 грамм марихуана тартып алдылар
Кеше һәм закон

Чистай районында полицейскийлар җирле кешедән 600 грамм марихуана тартып алдылар

Ир-ат зур күләмдә наркотик чаралар саклауда шикләнелә

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре оператив-тикшерү чаралары барышында Чистай Выселкасында яшәүче 32 яшьлек кешенең законсыз эшчәнлегенә тап булалар. Әлеге ир-ат зур күләмдә наркотик чаралар саклауда шикләнелә дип хәбәр итә Татарстан Республикасының матбугат-хезмәте.

Оператив мәгълүматларны эшкәрткән вакытта полицейскийлар аның йортында һәм территориясендә эзләү эшләре үткәрделәр. Хуҗалык корылмаларының берсендә хокук сакчылары үзенчәлекле исле, яшел төстәге үсемлекнең кипкән өлешләрен табып алалар. Үткәрелгән экспертиза моның үләннәрдән ясалган наркотик чара– марихуана (каннабис) булуын раслады. Әлеге тартып алынган массаның гомуми күләме 600 граммнан артык. Тоткарланган кешегә карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды («Законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик чараларны сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү»). Әлеге маддәнең санкциясе фигурантны өч елга хәтле ирегеннән мәхрүм итү җәзасын карый.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев