Пәйгамбәребез туган көн
Дин

Пәйгамбәребез туган көн

...

24-25 август – Мәүлид кичәсе (Мәүлид ән-Нәби), рабигүл-әүвәл аеның 11-12нче көне. Бу көндә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне. Әлеге изге көнне татар-мөселман халкы зурлап бер ай дәвамында билгеләп үтә.

Пәйгамбәребез Миляди белән 571 елда 27 апрельдә, дүшәмбе көнне дөньяга килгән, 63 яшендә шул ук айда, шул ук көндә дүшәмбедә вафат булган.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнне мәчетләребездә вәгазьләр сөйләнә һәм олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселманнар өйләрендә Мәүлид ашлары уздыралар, Коръән укыйлар, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышлап вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнә, садакалар өләшелә. Шулай ук Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев