Җәмгыять

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Росреестрына 340 меңнән артык гариза кергән

...

2026 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Росреестрына кадастр исәбенә һәм күчемсез милекне теркәүгә 340,3 меңнән артык гариза кергән. Шулардан 250,3 мең гаризаны халык һәм оешмалар электрон рәвештә тапшырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

 

Барлыгы җиде ай эчендә күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә 268,1 мең гариза кергән. Тагын 47,6 меңгә якын гариза объектларны кадастр исәбенә куюга кагылган.

 

Кадастр исәбен һәм хокукларны теркәүне бер үк вакытта уздыруга 24,5 мең гариза бирелгән.

 

Документларны карау нәтиҗәләре буенча, гыйнвар–июль айларында Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына карата 600,6 меңгә якын хокук һәм исәпкә алу гамәлләрен теркәгән.

Шул исәптән 133,8 мең теркәү һәм исәпкә алу гамәлләре – торак биналарга, 110,3 меңе – җир кчастокларына, тагын 6 меңе машина урыннарына туры килгән.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев