Җәмгыять

26 энергетик Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде

...

«Татэнерго» АҖендә узган «Иң мөһиме – кешеләр» кадрлар клубы очрашуында энергетика тармагының югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешкән, исемнәре ТР Электрон мактау тактасына кертелгән 26 хезмәткәрен бүләкләү тантанасы булды.

 

Хезмәт министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, энергетика предприятиеләреннән Мактау тактасына 79 оешмадан 330 лауреат тәкъдим ителгән. Проект гамәлгә кергәннән бирле республиканың 4980 предприятиесе 15,3 меңнән артык кандидат тәкъдим иткән.

 

Очрашу кысаларында катнашучылар кадрлар әзерләү, яшь белгечләрне адаптацияләү һәм мәгариф белән индустрия арасындагы бәйләнеш турында фикер алыштылар. Фикер алышуда ТР сәнәгать министры урынбасары Марат Миңнебаев, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Татэнерго», «Сетевая компания» һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты. Чара ТР Хезмәт министрлыгы инициативасы белән оештырылган профильле очрашулар сериясен дәвам итә.

Чыганак: Казанские ведомости

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев