Җәмгыять

17 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм +20 градуска кадәр җылы булачак

...

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 17 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы һәм температураның күтәрелүе көтелә.

 

Шулай ук бүген республикада аязучан болытлы һава, яңгырлар фаразлана. Иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал.

 

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

 

Салкын төннән соң, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Татар-информ

 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев