Чистайлы кибеттән әйбер урлаган өчен суд каршына басачак
Кеше һәм закон

Чистайлы кибеттән әйбер урлаган өчен суд каршына басачак

Җинаять эше кузгатылды

Россия эчке эшләр министрлыгының   Чистай районы буенча  җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре   шәһәрнең сәүдә нокталарының берсеннән  берничә тапкыр әйбер урлаган 34 яшьлек чистайлыны  тоткарладылар.

 

Беренче гариза  кизү бүлегенә 15 октябрьдә керә. Шәһәр кибетләренең берсе   витринасыннан 13 500 сумлык кальян югалуын хәбәр итәләр. Икенче көнне, 16 октябрьдә,  шушы үк сәүдә ноктасы хезмәткәрләреннән полициягә 30 000 сумлык сигарет   югалуы хакында гариза керә.

Шул ук 16 октябрь көнне , шундый ук  җинаятьләр  электроника  челтәре кибетләрендә  теркәлгән. Бер объекттан  явыз ниятле кеше  6 798 сумлык  диск, ә икенчесеннән  5 324  сумлык наушник   урлаган.

 

Оператив-эзләү  чаралары  нәтиҗәсендә   хокук сакчылары  шикләнелүчене ачыкладылар һәм кулга алдылар. Ул 34 яшьлек  чистайлы. Эш барышында   тоткарланучыдан  урланган әйберләрнең бер өлеше тартып алынды һәм хуҗаларына  кире кайтарылды.

 

Хокукка каршы баручы  барлык эпизодлар буенча  “Урлау”  маддәсенә туры килгән эш буенча җинаять эше ачылды.

Суд, тикшерүчеләрнең соравы буенча, әлеге фигурантка  сак астына алу  төрендә  чик кую чарасы сайлау турында карар кабул итте.        

  


Нет комментариев