Чистай районы укучылары «Һәйкәлгә юл» акциясендә катнашканнар
Җәмгыять

Чистай районы укучылары «Һәйкәлгә юл» акциясендә катнашканнар

Ел саен аны Россиянең барлык төбәкләрендә билгеләп үтәләр

Татар Баганалысы мәктәбе укучылары да әлеге изге эштән читтә калмаганнар. Алар авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Һәйкәлгә юл» акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл яны территориясен тәртипкә китергәннәр.


Акциянең максаты – яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, хәрби мемориалларны тәртипкә китерүгә җәлеп итү, Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында тарихи хәтерне саклау.

 

Фотолар Татар Баганалысы мәдәният йорты төркеменнән алынды


Нет комментариев