Чистайдан педагоглар династиясе ТР Иҗтимагый палатасының Мактаулы дипломына лаек булды
Җәмгыять

Чистайдан педагоглар династиясе ТР Иҗтимагый палатасының Мактаулы дипломына лаек булды

Әлеге бүләк күпеллык хезмәт, педагогия хезмәтенә бирелгәнлек һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә керткән саллы өлеш өчен бирелә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы»Ассоциациясе утырышында «Ак калфак» Чистай бүлеге җитәкчесе Рушания Вахит кызы Закирова «Чистай җирендә педагогия династияләре» конкурсында җиңү яулаганы өчен II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Әлеге бүләк күпеллык хезмәтне тану, педагогия хезмәтенә бирелгәнлек һәм яшь буынны тәрбияләүдә керткән саллы өлеш өчен бирелә.

Рушания Вахит кызы – өченче буын педагогы. Аның гаиләсе буыннан-буынга әлеге һөнәргә мәхәббәт, белем һәм тормыш тәҗрибәсен тапшырып, укытучылык традицияләрен кадерләп саклый. Рушания Вахит кызының туганнарының балалары да дүртенче буын укытучылары буларак, гаилә династиясен дәвам итәләр.


Нет комментариев