Җәмгыять

Татарстанда 2027 елдан җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга мөмкиннәр

Ташучылар бәяләрне яңадан карау кирәклеген ягулыкка, транспортны ремонтлауга, запас частьләргә һәм хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә чыгымнар арту белән аңлата

Казанда 2027 елдан җәмәгать транспортында бер тапкыр бару бәясе, акчалата түләгәндә, 46 сумнан 60 сумга кадәр артырга мөмкин. Ташучыларның тиешле тәкъдимнәрен Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты карый.

 

Заявка нигезендә, банк картасы белән түләгәндә юл йөрү бәясе – 50 сум, ә транспорт картасы буенча 48 сум торырга мөмкин. Айга кимендә 100 сәфәр кылучы пассажирлар өчен бер сәфәр бәясен 46 сум дәрәҗәсендә саклап калу тәкъдим ителә.

 

Тарифларны күтәрү республиканың башка шәһәрләрендә дә карала. Яр Чаллыда юл йөрү бәясе 56 сумга җитәргә мөмкин, Түбән Камада – 60, Яшел Үзәндә – 77, Әлмәттә – 55 сум.

 

Ташучылар бәяләрне яңадан карау кирәклеген ягулыкка, транспортны ремонтлауга, запас частьләргә һәм хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә чыгымнар арту белән аңлата. Заявкаларны караганда пассажирлар агымы һәм автобус паркының торышы да исәпкә алына.

 

Ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән. Дәүләт комитеты тарифларны 2026 елның 20 декабренә кадәр расларга планлаштыра.

Чыганак: Казань КП


Нет комментариев