Янгын күзәтчелеге инспекторы тәкъдимнәре
Салкыннар башлану белән электр җылыткычлар йортларда һәм офисларда төп ярдәмчеләргә әверелә. Әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, электр җиһазларының төзелеш һәм эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылу – көзге-кышкы чорда көнкүреш янгыннары килеп чыгуның иң еш күзәтелә торган сәбәпләре. Йортны, якыннарыңны ничек итеп сакларга кирәклеге хакында Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин сөйләде.
Куркынычсызлык кибеттә башлана
Белгеч сүзләре буенча, җылыткыч сатып алганда игътибарны аның сертификатына һәм саклагыч функциясенә юнәлтергә кирәк.
–Техниканы рәсми кибетләрдә генә сатып алыгыз һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә торган сертификат таләп итегез. Артык җылынганда һәм ауганда автоматик сүнә торган модельләр сайлагыз – өйдә балалар һәм йорт хайваннары булганда бу аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Илнур Гайнуллин.
Утны кабызыр алдыннан челтәр шнурын һәм вилканы яхшылап карарга кирәк: аларда ярыклар, ватылган җирләр һәм ялангач үткәргечләр булырга тиеш түгел.
Җылыткычны кая куярга мөмкин
Инспектор җылыткычны урнаштыру урыны турыдан-туры янып китү куркынычына тәэсир итүен ассызыклады.
–Приборны штордан, җиһаздан, урын-җир әйберләреннән, китап һәм обойлардан бер метрдан да ким булмаган урынга куегыз. Җылыткычны идәнгә яисә ныгыту конструкциясе буенча каралган урынга гына урнаштырыгыз. Аны нык булмаган урындыкларга һәм тумбочкаларга куймагыз, – дип ачыклык кертте ул.
Моңардан тыш, гадәти җылыткычларны юыну бүлмәләрендә һәм раковина янында кулланырга ярамый. Дымлы бүлмәләр өчен махсус дымлылыктан сакланыла торган модельләр бар.
Кулланганда төп тыюлар
Күп янгыннар хуҗаларның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Күзәтү ведомствосы инспекторы катгый тыюлар турында искә төшерде.
–Бервакытта да җылыткычны төрле әйберләр яисә аяк киеме белән капламагыз. Бу вентиляцияне каплый, прибор артык җылына һәм бер мизгел эчендә дөрләп китә. Көчле приборларны турыдан-туры стенадагы розеткага тоташтырыгыз – озынайткычлар һәм тройниклар кулланмагыз, алар югары көчәнешкә исәпләнмәгән, тиз эриләр һәм кыска ялганыш китереп чыгаралар, – дип кисәтте Илнур Гайнуллин.
Ул төнгелеккә һәм шулай ук эшкә киткәндә җылыткычны сүндереп калдырырга кирәклеге хакында да өстәде. Хәтта иң куркынычсыз дип саналган приборлар да гел карап торуны таләп итә. Бер үк вакытта җылыткычны, электр чәйнеген, кер юу машинасын һәм үтүкне дә кабызып, электр челтәрендә артык көчәнеш тудырырга ярамый.
Прибор янып чыкса, нәрсә эшләргә
Әгәр дә сез очкыннар, төтен яисә ут күрәсез икән, иң элек приборны сүндерергә: розеткадан тартып алырга, әгәр алай куркыныч икән, электорщиттан автоматны сүндерергә кирәк.
Эшләп торган приборны су белән сүндерергә ярамый – су ток үткәрә, сезне ток сугарга мөмкин. Суны уттан тартып алынгач кына сибәргә мөмкин. Әгәр дә ялкын көчле түгел икән, кислород керүен туктату өчен аны тыгыз одеял яисә келәм белән каплагыз, – дип аңлатты белгеч.
Әгәр дә беренче 30 секундта утны сүндереп булмаса, тиз арада бинадан чыгарга һәм 101 яисә 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Әлеге гади, әмма кешеләр тормышы өчен бик мөһим булган кагыйдәләрне үтәү кышны имин, тыныч үткәрергә ярдәм итәр.
Нет комментариев