Җәмгыять

Татарстанда ноябрьдә пенсияләрне кемнәр вакытыннан алда алачак

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь башында пенсияне вакытыннан алда алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен, ә җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу ике көн дә республикада бәйрәм көннәре дип санала. Димәк, гадәттә 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә түләүләр алган пенсионерлар пенсияләрне алдан – 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә алачаклар.

 

Моннан тыш, 5 ноябрьдә пенсияләрне гадәттә 7се һәм 8е алучы татарстанлылар да алачак, чөнки бу көннәр ноябрьдә шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев