Һәр үрелгән челтәрдә – җиңүгә ышаныч
Чистай районындагы зур булмаган Исләй авылы волонтерлары фронтка актив ярдәм итәләр. Клуб базасында җирле халык махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен маскировкалау челтәрләрен үрүне дәвам итә.
Һәр үрелгән челтәрдә – җиңүгә ышаныч. Шулай ук авыл халкы сугышчыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя, алар өчен чәк-чәк пешерә, үзләре җыйган үләннәр белән чәйләр әзерли.
Бердәм булганда гына без көчле. Без сугышчыларыбызга кулыбыздан килгәнчә ихластан ярдәм итәбез! Аларның җиңүенә һәм тизрәк туганнары һәм якыннары янына кайтуларына ышанабыз! – диләр авылда яшәүчеләр.
Фотолар Исләй авыл клубының социаль челтәрдәге битеннән алынды
Нет комментариев