Наталья Фадеева катнашындагы тапшыру Беренче каналда бүген үк чыгачак
Чистайда яшәүче Наталья Николаевна Фадеева Беренче каналдагы популяр «Могҗизалар кыры» телевизион тапшыруында катнашкан. Бу хакта муниципалитетның рәсми порталында хәбәр ителә.
Хисләре белән уртаклашып, Наталья Николаевна моның онытылмас сәфәр һәм искиткеч тәҗрибә булуын билгеләп үтте!
– Тапшыруны монтажлаган вакытта нинди мизгелләр кергәнен белмим, әмма якты хис-кичерешләр диңгезе һәм чын бәйрәм атмосферасы минем белән мәңгегә калачак. Янымда булган һәм миңа ярдәм иткән яраткан гаиләмә зур рәхмәт – бу безнең уртак йолдызлы сәгатебез! Һәм, әлбәттә, минем өчен ерактан борчылганнарның барысына да рәхмәт белдерәм. Тапшыруны бергә карыйк! – диде Наталья Фадеева.
Якташыбыз катнашындагы тапшыру бүген, 30 октябрьдә, 19 сәгать 45 минутта эфирга чыга.
Нет комментариев