Чистайда хатын-кыз үлемендә гаепле булган судно йөртүчене хөкем иттеләр
Кеше һәм закон

Чистайда хатын-кыз үлемендә гаепле булган судно йөртүчене хөкем иттеләр

Җәзаны үтәү хөкем ителүченең баласы 14 яшькә җиткәнчегә кадәр кичектерелә

Татарстан Республикасы Чистай шәһәр суды 44 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ир-ат кеше үлеменә китергән су транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт итү иминлеге кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табылган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Тикшерү ачыклаганча, 2026 елның маенда кичке вакытта Чистай тирәсендә Чулман елгасында исерек хәлдә булган ир-ат «Aluton» маркалы катер белән идарә иткән. Судно бортында дүрт пассажир булган. Судно йөртүче идарәне югалтып, яр буенда бетон дулкын тоткычка килеп бәрелгән.

 

Судно йөртү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә бер пассажирның сәламәтлегенә авыр зыян килгән, ә икенчесе үлемгә китергән имгәнүләр алган.

Татар транспорт прокуратурасының дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, суд гаепләнүчене гаепле дип таныды һәм 5 елга колония-җирлектә җәза үтү рәвешендә җәза билгеләде. Җәзаны үтәү хөкем ителүченең баласы 14 яшькә җиткәнчегә кадәр кичектерелә.

 

Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте фотосы


Нет комментариев