Чистай районы укучыларына мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеге хакында сөйләделәр
Җәмгыять

Чистай районы укучыларына мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеге хакында сөйләделәр

Очрашуның төп темасы булып көндәлек тормышта һәм цифрлы мохитта укучыларның шәхси иминлеге торды

Мошенниклык очраклары үсеш алган бу мохитта Гаделша мәктәбендә яшь китап укучылар белән кисәтү әңгәмәсе узды. Очрашуның төп темасы көндәлек тормышта һәм цифрлы мохитта укучы балаларның иминлек мәсьәләсе торды.

Китапханәче укучылар белән мошенниклыкның киң таралаган схемалары: телефон аша эшләүче явыз ниятле кешеләр, социаль челтәрләрдәге аферистлар, шулай ук кешеләрнең ышанучанлыгыннан файдаланучы интернет-мошенниклар турында сөйләштеләр.

Фикер алышуның төп темасы чын тормыштагы кебек үк социаль челтәрләрдә дә таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәсе булды. Укучыларга үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны, өй адресын, дәресләр расписаниесен һәм башка шәхси мәгълүматларыңны чит кешеләргә әйтергә ярамавы хакында аңлаттылар.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча укучылар уяулыкны сакларга, шикле нәрсәләр турында кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итәргә, мошенниклар капканына эләкмәс өчен сизгер булырга кирәклеге хакында төп нәтиҗәләр чыгардылар.


Нет комментариев