«КАМАЗ» предприятиесендә робот техникасы һәм ясалма фәһем кертү хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Kazan Digital Week 2026 халыкара форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
– Цифрлы технологияләр һәм ясалма фәһем республикада киң кулланыла инде: сәнәгать предприятиеләрендә 658 цифрлаштыру проекты гамәлгә ашырыла. Предприятиеләрнең 90 проценты үзебезнең программа тәэминатын куллана, ә сәнәгатьтә 1,4 меңнән артык робот эшли. Мәсәлән, КАМАЗда җиһазларны мониторинглау системасы хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде һәм хәзер анда 12 цифрлы проект гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте республика Рәисе.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев