Һава торышы

Татарстанда явым-төшемсез җылы көннәр кайчанга кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда тотрыклы антициклон йогынтысы саклана. Шуңа күрә республикада гадәттәгедән җылырак һәм коры һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге

Октябрьнең соңгы көннәре явым-төшемсез узачак. Төнлә һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр төшәчәк, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -9 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганасы +9…+14 градусны күрсәтәчәк.

 

1 ноябрь көнне дә, нигездә, коры һава торышы сакланачак. Төнлә температура +1…-4 градус тәшкил итәчәк, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр салкынайтуы ихтимал. Көндез һава +7…+12 градуска кадәр җылыначак.

 

2 ноябрьдә, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, республиканың кайбер урыннарында бераз яңгыр яварга ихтимал. Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак: Татар-информ

 

 


Нет комментариев