Чистай кешесе район дәваханәсенең ЭКГ кабинетыннан ноутбук урлауда тотылган
Кеше һәм закон

Чистай кешесе район дәваханәсенең ЭКГ кабинетыннан ноутбук урлауда тотылган

Зыянның бәясе 40 мең сум тәшкил иткән

24 яшьлек чистайлы үзәк район дәваханәсеннән урлау турындагы җинаять эше фигуранты булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, полициягә медицина учреждениесе хезмәткәре мөрәҗәгать иткән: ЭКГ кабинетыннан 40 мең сумлык ноутбук юкка чыккан.

 

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре оператив чаралар барышында шикләнелүчене ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар. Ир-атның шундый ук җинаятьләр өчен элек тә хөкем ителгәнлеге ачыкланган. Тикшерү версиясе буенча, ул кабинетның караучысыз калуыннан файдаланган һәм техниканы алып чыккан.

 

Урлау факты буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлеше – бинага законсыз үтеп керү белән урлашу буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча максималь җәза – биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Урланган ноутбук тартып алынган һәм хуҗасына кайтарылган.


Нет комментариев