...
Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Бер атна эчендә 14 548 очрак ачыкланган, ә грипп өлеше 70 процентка кадәр арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Авыру әлегә эпидемия бусагасыннан түбән кала, шуңа күрә вакцинация өчен вакыт бар әле. Прививканы 1 миллионнан артык кеше – халыкның 32 проценты ясаган.
Беренче чиратта вакцинация 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук үпкә, йөрәк һәм хроник авырулары булган пациентларга кирәк.
Ведомствода җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә һәм авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәдән качарга киңәш итәләр. Шулай ук кулларны сабын белән ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.
Чыганак: ТНВ
Нет комментариев