...
Тукай районы прокуратурасы, республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Шәфкать» комплекслы үзәгендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшереп, хокук бозуларны ачыклаган.
Шулай, учреждениенең локаль норматив акты закон бозган. Ул авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен тулы хезмәт хакын саклап, кыскартылган (36 сәгатьлек) эш атнасын күздә тотмаган. Барлык хезмәткәрләр өчен биредә бердәм 40 сәгатьлек эш атнасы гамәлдә булган.
Прокуратура 40 хатын-кызның хезмәт хокукларын торгызып, әлеге норматив актка каршы чыкты. Аларга 4 миллион сумнан артык бурыч түләнгән, дип хәбәр итә РФ Генераль прокуратурасы.
Чыганак: Вечерняя Казань
Нет комментариев