ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлегендә сөйләүләренчә, йогышлы авырулардан сакланырга, гомумән алганда, аерым үзенчәлекле булмаган профилактика һәм өлешчә «респиратор этикеты» кагыйдәләрен үтәү ярдәм итә
Кискен респиратор йогышлы авырулары һәм грипп һава-тамчы юллары аша күчә. Шуңа күрә дә алар җилләтелмәгән ябык биналарны һәм күп кеше җыелган урыннарны яраталар: мондый шартларда патогеннар кешеләр арасында активлаша һәм үз потенциалларын тулысы белән тормышка ашыра. Мондый шартлар кешеләр җыелган барлык урыннарда да, әйтик без еш куллана торган җәмәгать транспортында да, тудырыла.
ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлегендә сөйләүләренчә, әлеге авырулардан сакланырга, гомумән алганда, аерым үзенчәлекле булмаган профилактика һәм күпмедер дәрәҗәдә «респиратор этикеты» кагыйдәләре ярдәм итә. Бу мәҗбүри катгый инструкцияләр түгел, ә җәмәгать урыннарында гади, логик кагыйдәләр. Аларны үтәү йогышлы авырулар китереп чыгаручыларга таралырга юл куймый һәм аларның кешеләр организмына күчүен авырлаштыра.
«Респиратор этикеты» нәрсә ул: төп кагыйдәләр
-
«респиратор этикеты» кагыйдәсе түбәндәгедән гыйбарәт:
- йөткергәндә һәм төчкергәндә мөмкин булганча читкә борылыгыз;
- кулъяулыктан файдаланыгыз – иң яхшысы бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка, файдалангач аны ташларга була;
- кулъяулык булмаган очракта авызыгызны терсәкнең бөгелә торган урыны яисә җиңегез белән каплагыз;
- төчкергәч, йөткергәч, борын сеңергәч, кулъяулыгыгызны ташлагач, мөмкин булганча кулыгызны сабын белә юыгыз һәм антисептик кулланыгыз;
- учыгызга төчкермәгез: мондый вакытта кулга инфекция таратучылар эләгә, бу аларның турыдан-туры таралу юлы, атап әйткәндә, җәмәгать транспортында тоткычлар аша эләгә. Әгәр дә кулыгызга төчкерсәгез, шунда ук тизрәк сабынлап юарга тырышыгыз яисә антисептик кулланыгыз.
Эпидемия сезонында кискен респиратор йогышлы авыруларын кисәтүнең башка чаралары
Билгеле, «респиратор этикеты» йогышлы авырулар куркынычыннан йөз процент саклый алмый. Шуңа күрә эпидемия сезонында кисәтүнең башка мөһим кагыйдәләрен дә онытырга ярамый:
- куркынычлылык ихтималы зур булган урыннарда, әйтик, җәмәгать транспортында һәм башка кешеләр күп җыелган урыннарда – саклаучы медицина маскаларыннан файдаланыгыз;
- йөткергәндә яисә төчкергәндә авырулар китереп чыгаручылар һава-тамчы юлы аша 1м радиуста тарала, шуңа күрә авыру кеше белән якын элемтәгә кермәгез. Билгеле, моны транспортта эшләве авыррак, әмма барыбер тырышырга кирәк;
- җәмәгать урыннарында, шулар исәбеннән җәмәгать транспортында булганнан соң, кулларыгызны сабынлап юыгыз.
Нет комментариев