Чистай районының Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветераны Евгений Черножуков вафат
Җәмгыять

Чистай районының Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветераны Евгений Черножуков вафат

Аңа 100 яшь иде

 

Евгений Черножуковның сугышчан биографиясе 1943 елның ноябрендә, аны Кызыл Армия сафларына чакыргач башлана. Хезмәтен ул Ерак Көнчыгышта, 505нче укчылар полк составында үтә. 1945 елның августында аның подразделениесе Япония гаскәрләренә каршы масштаблы һөҗүм операциясендә катнаша. Дошманның каты каршылык күрсәтүенә карамастан, совет сугышчылары куелган бурычны үтәп, Маньчжурия эченә 150 километрга үтеп керәләр.

 

Ветеранның хәрби биографиясендә аерым бит булып Япониянең рәсми капитуляциясеннән соң да коралларын салудан баш тарткан японнар отрядларын юк итүдә катнашу тора. 1950 елга кадәр Евгений Андреевич Маньчжуриядә хезмәтен дәвам итә, тәртип саклый һәм тыныч тормышны торгызырга ярдәм итә.

 

Туган ягына кайткач, ветеран озак еллар Галактионово исемендәге совхозда механизатор булып эшли, туган ягының авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертә.

 

Евгений Черножуковның сугышчан казанышлары югары дәүләт бүләкләре – Ватан сугышы ордены, «Кореяны азат иткән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» медальләре һәм башкалар белән билгеләп үтелә.

 

Аның белән хушлашу мәрәсиме бүген, 24 ноябрьдә, Никольский соборында узачак. Башлана 10 сәгатьтә.


Нет комментариев