Россиянең атказанган спорт мастеры балаларда спортка ничек итеп мәхәббәт уяту һәм физик активлыкның тормышта сәламәтлеккә һәм уңышка ничек тәэсир итүе турында
Венера Фоат кызы Уразгильдиева – халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры, армрестлинг буенча Россия, Европа һәм Дөнья чемпионкасы. Мондый югары уңышларга ул Чистайда шөгыльләнеп ирешкән. Армрестлингка ул 25 ел гомерен багышлаган, Россия, шулай ук халыкара ярышларны оештыручы, аның судьясы да булган. Венера Уразгильдиева хәзер безнең шәһәрдә «Лидер» спорткомплексын җитәкли. Анда югары класслы спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Моннан 30 ел элек булганга караганда алар хәзер күбрәк тә. Әмма элегрәк булмаган проблемалар да барлыкка килгән.
–Венера Фоатовна, спортка әзерлек вакытында сез нинди проблемалар белән очрашасыз?
–Хәзер шундый проблема бар: яшь буын ата-аналар спортны балаларына артык зур йөк кебек кабул итәләр. Күп очракта алар балаларын бирегә алып килгәндә безгә спортчылар кирәкми дип әйтәләр. Билгеле бездә балалар җитешми. Әле мәктәп программасы да авыр: балалар спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба алмыйлар. Төп проблема, билгеле инде, вакытны күп алучы «җиңел шатлыкларның» янәшәдә булуы. Мәсәлән, смартфон. Яшь буын – бик иркә, алар үзләре өстендә эшләргә, үз алларына максат куярга, аңа ирешү юлларын эзләргә теләмиләр. Алар күп очракта максатсыз, ихтыяр көчләре юк, агым уңаена гына баручылар.
–Балаларын сезгә китерүче ата-аналар нәрсә телиләр?
–Нигездә, алар бала спортта үзенең энергиясен, борчуларын чыгарып, өйгә тыныч күңел белән кайтыр дип көтәләр. Әмма энергияне бетерергә ярамый, киресенчә, аны үстерергә, хупларга, эшкә җиңәргә кирәк. Әти-әниләр даими рәвештә эштә булганда, әби-бабайлар да хезмәтләрен дәвам иткәндә, өлкәннәр белән аралашуны телефон алмаштыра. Ата-аналар бала үз-үзен берәр нәрсә белән җәлеп итсен өчен теләсә нинди гаджет алып бирергә әзерләр.
– «Лидер»да нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин?
–Биредә балалар өчен берничә юнәлеш бар: йөзү, волейбол, армрестлинг, пауэрлифтинг. Балалар актив рәвештә ярышларга чыгалар, безнең искиткеч нәтиҗәләребез бар. Күптән түгел безнең спортчыбыз Алиса Морозова Евразия беренчелегендә пауэрлифтинг буенча беренче урынны яулады. Һиндстанда чемпионатта һәм армрестлинг буенча дөнья беренчелегендә Камилла Хәбибуллина дүртенче урынны, ә Анастасия Петрова өченче урынны алды. Виктория Воронина дөнья чемпионкасы булды һәм шәһәребезгә алтын медаль алып кайтты...
Билгеле, без төрле яшьтәге балаларны көтәбез. Әгәр дә йөзү буенча алты-җиде яшьтән шөгыльләнергә яраса, армрестлинг буенча тугыз-ун, пауэрлифтинг буенча ун-унике яшьтән шөгыльләнә башларга, волейбол буенча башлагыч төркемгә тугыз яшьтә дә, унике яшьтә дә килергә мөмкин. Болар барысы да балалар өчен бушлай төркем юнәлешләре.
Ә гомумән алганда, спорткомплекста теләсә нинди яшьтә дә шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, башка кызыклы юнәлешләр дә бар. Әгәр дә ата-аналар баланы дәрескә китерсәләр – алар үзләре дә бу вакытта нәрсә белән булса да шөгыльләнә алалар.
–Спорт белән профессиональ рәвештә шгөгыльләнү мәҗбүри түгел бит?
–Мин үзем профессиональ спорттан. Шуңа күрә профессиональ спорт үз халәтең белән исәпләшеп тормыйча, үзеңне мәҗбүр итү дип әйтә алам.
Бу авыр, мондый кешеләр күп һәм елдан-ел алар азая бара. Әмма спорт һәркем тормышында булырга тиеш. Баланың гәүдәсе әле формалашмаган, мускул карсеты – зәгыйфь. Ул төз утыра алмый, урынында боргалана, умыртка баганасы белән проблемалар башлана... Мускул корсетын ныгытырга кирәк. Дүрт-биш яшьтән үк гимнастика белән шөгыльләнә башларга кирәк, бу йөкләнешне дөрес итеп бүлү. Элементар нәрсә: кеше егыла белергә тиеш. Бу күнекмә гомер буена кала. Беркайчан да спортта булмаган кеше егылганда җитди имгәнүләр ала.
–Хәзер менә дөрес егыла белү бик кирәкле вакыт җитте. Моны ничек эшләргә кирәк?
–Беренчедән, булдыра алганча, башны тотарга. Бу баш артка китмәсен һәм баш арты, белән бәрелеп баш мие селкенмәсен өчен эшләнә. Бергә җыелырга, җиргә сузылып ятмаска, ә бөгәрләнергә кирәк. Болай иткәндә сез башыгызны да, аяк-кулларыгызны да саклыйсыз. Гематома булса да, аяк-куллар сынмау ихтималы зуррак. Аяк-кул сынулар организмның дөрес эшләвен боза.
–Сезнең балаларыгыз спорт белән шөгыльләнәләрме? Сез нәрсә тәкъдим итәр идегез?
–Зур улыма инде 19 яшь, ул хоккей белән шөгыльләнде, йөзүгә, армрестлингка йөрде. Уртанчысы акробатика белән шөгыльләнә. Кечесе хоккейга, йөзүгә, шахматка йөри... Балага башта спорт төрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр бирергә кирәк. Ул үзенә нәрсә ошавын белергә тиеш. Монда аның белән шөгыльләнәчәк тренер гына мөһим роль уйнамый, организмның мөмкинлекләре дә мөһим. Кемдер сыгылмалы, шпагатка бик тиз утыра, Ә кемдер әйтик миндәй «агач кебек»... Әмма сыгылмалы булмаганнарга да растяжка белән шөгыльләнү кирәк, чөнки моңардан буын хәрәкәтләренең амплитудасы, сеңерләрнең тартылуы тора. Әмма спортны яратырга кирәк. Әгәр дә бала яратмаса – башка төр спортны сайларга мөмкин. Бала спортта озын юл үтсә, артык мавыгып китсә – аңа ярдәм итәргә, ә бәлки йөкләнешләрне киметергә кирәк. Баланы артык ирексезләргә кирәкми, бәлки моңардан соң күңел кайту барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә дөрес, физик активлык булса, тәнебез безгә озак хезмәт итәчәк.
–Бу бит картлыкка да йогынты ясаячак...
– Әйе. Спортта, дөрес шөгыльләнгәндә, гормональ система саклана һәм озак эшләячәк, тиренең, җитезлекнең, хәрәкәтләр координациясе сакланачак. Кеше бит бер мизгелдә үк картаймый, ул моңа акрынлап килә. Хәтта кешенең аркасыннан да аңа ничә яшь икәнен чамалап була. Ә мин аркадан ничә яшь икәнне белмәслек итеп яшәргә кирәк дип саныйм.
– Сез мәктәптә физкультура укытуны күзәтеп барасызмы?
– Бу шактый авыр тема. Мин егерме елдан артык фитнес алып барам һәм кайвакыт мин шөгыльләнергә килгән хатын-кызларның хәрәкәтләрне координацияләү белән җитди проблемалары булуын күрәм, ә бу мәктәптә аларның физкультура белән шөгыльләнмәвеннән килә. Кайвакыт мин хәтта шундый сорау бирәм һәм әле бер тапкыр да ялгышмадым. Әгәр дә кеше мәктәптә шөгыльләнгән икән, пионербол уйнаган булса да, бу инде ниндидер күнекмәләр бирә. Әмма үз фәненә зур әһәмият бирми торган физкультура укытучылары категориясе бар. Яки ата-аналар белешмәләр ала һәм физкультура дәресеннән «азат ителгән» балалар дәресләрне эскәмиядә утырып үткәрәләр. Андый кешеләргә, хәтта алар соңыннан шөгыльләнергә кирәклеген сизсәләр дә, яшь барган саен авыррак була.
Физкультура укытучылары балаларның сәләтләре һәм амбицияләре бармы-юкмы икәнен аңлыйлар. Алар бертуктаусыз кем беләндер көрәшүче, бокслаучы, авырлык күтәрүче, бер урында утыра алмаучы, йөгерүче, сикерүче балаларны күрәләр. Мин дә физик культура укыттым һәм андый балаларның шунда ук күренгәнен беләм. Шулай ук әгәр укытучылар нинди дә булса чаралар, олимпиадалар үткәрергә әзерләнәләр икән, алар безгә мөрәҗәгать итәләр һәм без әзерләнү өчен бушлай спорт комплексын тәкъдим итәбез. Ягъни без спортка кушылырга теләүчеләрнең барысын да хуплыйбыз. Ярдәм итү мөһим. Чемпион – ул утыз процент талант, генетик омтылыш һәм җитмеш процент хезмәт сөючәнлек. Метр ярым буй белән менә дигән волейболчы булу мөмкин түгел. Мәсәлән, кызымның йөзүчәнлеге бик яхшы, ул суда ята ала, ә менә улыма су төбенә китмәс өчен хәрәкәтләнергә кирәк. Болар барысы да генетика, ул хәтта бер гаиләдә дә төрле булырга мөмкин, шулай ук спортка омтылыш та төрле балада төрлечә була, әмма шуңа да карамастан, тегесенә дә, монысына да йөзәргә өйрәнергә кирәк. Чөнки йөзү – ул база, барысы да йөзә, һичьюгы суда тора белергә тиеш.
Ә бездә шөгыльләнүче балалар нинди матур йөзәләр! Балыклар шикелле! Бу тәннең дөрес эшләве! Безнең өченче каттан бассейнга тәрәзәләр бар һәм балаларның тренировкалары барганда, мин кайвакыт аларга карыйм һәм сокланам.
– Ә балалар спорт белән шөгыльләнү тәэсирендә психологик яктан үзгәрәме?
– Бала гына түгел, хәтта олы кеше дә кичә килеп чыкмаган нәрсәләрнең бүген килеп чыгуын күреп, үзе белән горурлана башлый. Әгәр дә аның дәрте барлыкка килсә, ул ярышларга чыга, бездә дәүләт балалар спортына ярдәм итә. Анда ул шулай ук нәтиҗә күрсәтергә, әле бер ел элек җиңә алмаган көндәшен узып китәргә мөмкин һәм бу аның үзен дә, тренерын да, шәһәрне дә шатландыра, чөнки ул бит шәһәр намусын яклый. Аның шәхесе шулай үсә. Башта мин балалар хәзер артык иркәләр дип әйтсәм дә, аларның үзләреннән шактый канәгать булуларын да әйтергә кирәк, алар югары нәтиҗә күрсәтергә алай ук омтылмыйлар, аларны булганы канәгатьләндерә. Икенче яктан, һәркемгә үзенеке. Барысы да профессиональ спортчылар булырга тиеш түгел. Әмма организмга ярдәм итү өчен һәркем спорт белән шөгыльләнергә тиеш.
– Сез балалар җитми дип әйткән идегез. Бәлки, моңа транспортның начар йөрүе дә йогынты ясыйдыр? Балаларны алып килү авыр, кич белән Чистайда транспорт йөрми…
– Әйе, чыннан да, килүчеләр «кич белән сездән китә алмыйсың» диләр. Андый проблема бар. Машинада йөрүчеләргә уңайлырак. Әгәр бездә автобуслар кичке тугызга кадәр булса да йөрсәләр, бу бик яхшы булыр иде. Комплекс кичке унга кадәр эшли. Өлкәннәр кайвакыт бер-берсен утыртып йөртәләр һәм мин үзем дә йөртә алам, әмма практика күрсәткәнчә, кешеләр моннан ояла, кемгәдер уңайсызлык китерергә теләми. Әмма теләгән кешегә көндез дә вакыт табарга мөмкин. Кайвакыт, мәсәлән, ун кешедән торган төркем җыела һәм шөгыльләнү өчен нинди дә булса конкрет вакыт сорыйлар, без моны рәхәтләнеп оештырабыз.
– Сез ничек уйлыйсыз: чистайлыларда ниндидер үзенчәлекле сыйфатлар бармы?
– Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Җыелма командалар килгәч, син осетиннарның – шундый, Дагыстаннан килүчеләрнең – мондый икәнен аңлыйсың. Татарстанда, нигездә, бик тырыш кешеләр яши. Хәтта авылларда да барысы да күршенекеннән ким булмасын дип тырышалар. Шундый бер сыйфат та бар: кешеләр үзләрендә караганда кайдадыр яхшырак дип уйлыйлар. Әмма, миңа калса, бу безнең төбәккә генә хас түгел. Безнең бит чынлыкта төбәгебез бик матур һәм бай. Без ярышларга баргач, безгә: «Сез бит Татарстаннан!» – диләр, ягъни безнең төбәк яхшы якка аерылып тора.
– Ә авыллардагы балаларны күзәтеп торасызмы? Аларга бит спорт белән шөгыльләнү өчен каядыр бару тагын да авыррак.
– Мин хәтта үз вакытында Чистай Выселкасында фитнес алып бардым... Авыл балалары безгә килә. Бәлки, без авыл балаларына шәһәр балаларына караганда күбрәк тә басым ясыйбыздыр, чөнки алар балачактан ук хезмәткә өйрәтелгән. Ә профессиональ спорт юллар ача. Ярышларга чыккан бала мөстәкыйльрәк була. Ул инде, ким дигәндә, сумкасын ничек җыярга икәнен аңлый. Ул анда әнисез нәрсә булачагын аңлый. Ул үзенең расписаниесен анализлый. Спорт белән шөгыльләнүче бала өй эшен кич буена сузмаячак – ул кайчан вакыты барлыгын, ә кайчан аңа тренировкага кирәклеген аңлый. Бу дисциплинага өйрәтә. Монда, әлбәттә, ата-аналарның ярдәме дә мөһим. Шулай ук спорт, башта алар кечкенә булса да, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә. Ул дөньяга карашны да киңәйтә: бала төрле шәһәрләргә йөри, төрле кешеләр белән таныша. Безнең балалар Россия һәм чит илләрдә ярышларга йөри, алар башка илләрдә ничек яшәүләрен аңлыйлар. Һәм тулаем алганда – эшләргә, организм ресурсларын дөрес кулланырга өйрәнәләр. Спортчы нәтиҗәләргә ирешкәндә – ул, беренче чиратта, үз-үзен, үз тәнен ишетергә өйрәнә. Бу күнекмә гомерлеккә кирәк булачак, аның белән гомумән нидер чагыштыруы кыен. Без бу чикне сынап карап, өйрәнеп кенә үз мөмкинлекләребез чикләреннән чыга алабыз. Моңа теплица шартларында түгел, ә бәлки үз мөмкинлекләрең чигендә эшләгәндә ирешелә. Һәм, сүз уңаеннан, югары уку йортларында җитди нәтиҗәләр күрсәтүче спортчыны күргәч, алар аның эшләргә әзер һәм ничек эшләргә икәнен белә торган кеше икәнен аңлыйлар.
– Сез чистайлыларга нәрсә әйтергә телисез?
– Безнең шәһәребез бик матур, ул елдан-ел төзекләндерелә. Балалар белән бергә ял итү мөмкинлекләре күп. Безнең заманда андый мөмкинлекләр юк иде. Без ремонт ясалмаган залларда, спорт коралларыннан башка шөгыльләндек. Хәзер мөмкинлекләр зур. Әмма өлкәннәр кайдадыр бала булып кала алсыннар, ә балалар өлкәннәр белән бергә булсыннар өчен спортны гаилә традициясенә кертү мөһим. Олылар безгә – «Лидер»га балалары белән бергә килгәч, аларның нәрсәдер килеп чыкмавын күреп, сез балаларның ничек көлүен һәм өлкәннәрнең үзләреннән ничек көлүен күрсәгез иде! Бергә үткәргән уртак вакыт мөһим энергия алмашуы ул һәм ул бик кыйммәт тора. Бу – бәхетле минутлар, бала соңыннан үзе дә үсеп җиткәч үз гаиләсенә күчерәчәк багаж.
Нет комментариев