Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 26 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Җәяүлеләргә ашыкмыйча, аяк астына карап йөрергә киңәш ителә. Юлны бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Караңгы вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәк.
Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга һәм кискен маневрлардан качарга киңәш итәләр.
Балаларны караучысыз калдырмаска, ә өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә кирәк булганда ярдәм итәргә киңәш ителә. Тайгак юлда саксызлык җитди имгәнүләргә китерергә мөмкин.
Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта 112 номерына шалтыратыратыгыз.
Чыганак: ТНВ
Нет комментариев