Җәмгыять

80 татарстанлы каһарманлыклары өчен бүләкләр алачак

Казанда 26 ноябрьдә «Безнең заман геройлары» республика премиясен тапшыру тантанасы була.

Бүләкләрне каһарманлык кылган 80 татарстанлы, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүче оешмалар алачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.

 

Тантана Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 16 сәгатьтә башлана. Анда «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев, республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова катнашачак.

 

Премия дүрт номинацияне: «Яшь Герой, «Безнең заман герое», «Хезмәт батырлыгы» һәм «Фронтка ярдәм» үз эченә ала. Беренче икесендә героик гамәлләр кылган балалар һәм өлкәннәр, өченчесендә – сәнәгать үсешенә өлеш керткән өчен республика халкы, дүртенчесендә – оешмалар, уку йортлары, хакимият органнары һәм гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашучы волонтерлар билгеләнәчәк.

 

Шул ук көнне 14 сәгатьтә ИТ-паркта премиягә номинацияләнгән балалар өчен кечкенә геройлар форумы узачак. Алар өчен Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Фән һәм ныклык» квесты әзерләнде. Катнашучылар Ватан тарихының төп вакыйгаларын һәм төрле чор геройларын искә төшерәчәк.

 

Премияне ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм республика Дәүләт Советы оештыра.

 

«Безнең заман геройлары» премиясен Татарстанда 2016 елдан бирле үткәрәләр. Быел ул унберенче тапкыр уздырылачак. Шушы вакыт эчендә оештыручылар 1,8 меңнән артык гариза алган һәм 358 күкрәк билгесе тапшырган.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев