Узган атнада авыру күрсәткече аннан алдагыга караганда 29,2 процентка югарырак булган
Чистай районында 16-22 ноябрь көннәрендә 62 кискен респиратор вируслы инфекцияләр очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай бүлеге хәбәр итә.
Ике атна элек 48 очрак теркәлгән булса, узган атнада 29,2 процентка күбрәк. Авыручыларның күпчелеге – балалар: аларга гомуми санның 69,35 проценты, ягъни 43 очрак туры килә.
Нет комментариев