Чистайдан укытучы  Татарстан Фәннәр академиясе грантын алды
Безнекеләрне бел!

Чистайдан укытучы Татарстан Фәннәр академиясе грантын алды

Җиңүчеләр арасына филология фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы чит телләр һәм тәрҗемә кафедрасы доценты Халидә Нурислам кызы Галимова керде

Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясе президиумы ел азагында   белем бирү һәм фәнни  оешмаларның  кадрлар потенциалын  яклауга  юнәлдерелгән  грантлар конкурсының нәтиҗәсен игълан итте. Акчаларны докторлык диссертацияләрен яклауга һәм тикшерү эшләре үткәрүгә фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләргә  стимул бирүче проектлар  авторлары алды.

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча  грантлар республиканың 17 оешмасы:13 югары уку йорты, 2 фәнни учреждение,1 өстәмә һөнәри белем бирү учлреждениесе һәм 1 җәмәгать оешмасы  арасында  бүленде.

 

Җиңүчеләр арасына  филология фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге  Казан инновацион университетының Чистай филиалы  чит телләр һәм тәрҗемә кафедрасы  доценты Халидә Нурислам кызы Галимова да керде. Аның Россиянең социаль мәдәни  бердәйлеген ныгытуга, социаль җаваплы һәм патриот гражданинга  гармоник һәм оештыру  ягыннан үз-үзен үстерү  өчен шартлар тудыруга багышланган проекты  конкурсның  өстенлекле юнәлеше буенча  иң яхшысы дип табылды. 


Нет комментариев