Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь автомобильчеләр республикада кабат иң яхшылар рәтендә

Республика конкурсында безнең егетләребез автомобильләрдә күп төр ярышлар буенча икенче гомумкоманда урынын алдылар!

Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбенең Чистай филиалы укучылары әлеге ярышлардан ел саен бик яхшы нәтиҗәләр белән кайталар. Бу юлы да алар Казан көндәшләренә генә оттырды, ә конкурста барлыгы 32 команда катнашты.
Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрне никадәр тирән үзләштерүләрен һәм вакытка катлаулы күнегүләрне үтәгәндә җиңел автомобиль белән идарә итү осталыгына ия булуларын күрсәттеләр.
Республика конкурсы финалында безнең районны тәкъдим итү хокукын (ул Татарстан ЮХИДИ идарәсе территориясендә узды) муниципаль этапта лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән егетләр яулады. Алар – Даниил Александров (1нче лицей), Максим Петров һәм Александр Сергеев (1нче мәктәп). Сүз уңаенда, бу егетләр шәхси беренчелек призерлары арасына да керделәр. 
 Егетләр белән даими шөгыльләнүчеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыручылар, машина йөртү нигезләренә өйрәтүчеләр, кыскасы,  Илдар Хәмитов җитәкләгән балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе филиалы коллективы да бу эшкә үзеннән саллы өлеш кертте. Җитәкче үзендә тәрбияләнүчеләрне ярышларга озата йөрде. Мәктәпне тәмамлаучыларның автомобильләрдә күп төр ярышлар буенча мактау пьедесталыннан төшмәүләре игътибарга лаек, моннан алдагы елларда да алар Казаннан яшьтәшләреннән генә калышып, югары нәтиҗә күрсәттеләр.
– Без ярышларга бик тырышып әзерләндек, күп шөгыльләндек, – ди командада катнашучы Даниил Александров. Сүз уңаенда, бу егет муниципаль этапта шундый ук ярышларда беренче урынны алды. – Җиңел булмады, чөнки бер үк вакытта БДИга да әзерләндек, һәр минут исәптә иде. Әмма тырышлык бушка китмәде.
– Дулкынлануны җиңә алдыгызмы?
 – Борчылдык, әлбәттә. Көчле көндәшләр күп иде, ләкин аларның да дулкынланулары сизелде, һәркем лаеклы чыгыш ясарга: машина йөртү осталыгын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен күрсәтергә теләде. Укытучыларыбызның өметләрен акларга тырыштык.
– Сез моңа ирешә алдыгыз, афәрин! Яңа гына руль артына утыручыларга сезнең теләкләрегез.
– Иң мөһиме – имин юллар! Билгеләнгән режимны үтәгез, юлларда зур тизлек белән бармагыз. Бу куркыныч, кеше гомере дөньяда бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк. Кагыйдәләр аларны үтәү, безнең иминлегебезне тәэмин итү өчен уйлап табылган.
Ә без үз чиратыбызда егетләргә киләчәктә дә уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев