...
Калининградта Россия-Кытай яшьләр уеннары узды. Татарстан спортчысы Дарья Антипова (ул ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте вәкиле) 75 килограммга кадәр авырлыкта бокста беренче булды.
Кызны һәм аның тренеры Артур Галиуллинны Татарстан бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев котлады.
Ул билгеләп үткәнчә, Дарья ике тапкыр Европа беренчелегендә һәм өч тапкыр Россия беренчелегендә җиңгән.
Калининградтагы турнир Россия беренчелеге алдыннан соңгы этап булды. Моннан тыш, Дарья тиздән 15-16 яшьлекләр категориясеннән юниорларга күчә.
«Өлкән төркемнәрдә көндәшлек күпкә көчлерәк, - дип ассызыклады Сергей Игнатьев. - Әмма Дарья даими шөгыльләнә һәм аның чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Аның киләчәге зур».
Чыганак: Казань КП
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев