Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Һәркем югары нәтиҗәләргә ирешә ала, иң мөһиме – теләк һәм омтылыш»

Әлеге Чистай спортчысы өчен бөтен шәһәр һәм бөтен Татарстан җан атты. Салават Кадыйров Дөнья кубогына ия булды. Авылда туып-үскән гап-гади егет дөнья пьедеcталына күтәрелде, Ватанына көмеш һәм алтын медальләр алып кайтты.

Салават Кадыйровның «Алтын тур-2018» Дөнья кубогында профессионаллар арасында чыгышы Татарстан армрестлерларының беренче уңышы булды.
Өч көнгә сузылган ярышлар Польшадагы Румия шәһәрендә үтте, анда 86 килограммга кадәрге үз авырлык категориясендә Салават сул кулда көрәштә җиңү яулады, шуннан соң абсолют категориядә көчен сынады һәм Красноярск шәһәреннән килгән авыр үлчәүле спортчы Дмитрий Силаевка гына биреште.
Зур спортка чистайлы 18 яшендә генә килә, әмма бу аңа чемпион булырга һәм югары җиңүләр яуларга комачауламый. Сигез ел дәвамында көндәлек хезмәте юкка булмый – ул данлыклы кул көрәштерүчеләр исемлегенә эләгә.
Мәктәптә укыган елларында чемпион булу турындагы уйлар Салават өчен хыял гына була. Ул Чистай районы Чулпан авылында туып-үсә, анда спорт секцияләре дә, спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр дә булмый. Әмма шушы юнәлештә югары нәтиҗәләргә ирешү теләге яшь кешедә һәрвакыт була. Өстәвенә, Салаватның үрнәк

алырлык кешесе – әтисе Шәүкәт Әхәт улы бар, ул җитди рәвештә милли көрәш белән шөгыльләнгән һәм ярышларда берничә тапкыр җиңүче һәм призер булган.
–    Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Туполев исемендәге  КАИның Чистай филиалына укырга кердем. Беренче курста укыган вакытта шәһәрдә бик күп данлыклы спортчылар, армрестлинг буенча спорт мастерлары булуын белдем. Алар белән танышсам, бик яхшы булыр иде дигән уй башыма килде. Гади кешегә шундый югарылыкка ирешү мөмкин түгел дип уйлый идем, – дип билгеләп үтә Салават. – Беренче тапкыр залга тренировкага килүемне хәтерлим. Беренче көрәш армрестлинг буенча Дөнья чемпионкасы Венера Уразгильдеева белән  булды. Ул вакытта мин аның кем икәнен белми идем һәм җиңелгәннән соң бераз уңайсызландым. Ә аннары ныклап торып шөгыльләнә башладым һәм акрынлап кереп киттем. Яңа танышулар, яңа мавыгулар, максатлар барлыкка килде. Минем күбрәк өйрәнәсем, ярышларда үз мөмкинлекләремне күрсәтәсем килде. Шуннан соң башка шәһәрләргә, ә аннары чит илгә бара башладым. Бу минем хыялым иде! Аралашу даирәсе берничә тапкырга киңәйде. Миңа бөтен дөньядан хәбәрләр килә башлады!
Салават сөйләвенчә, спортка ул бөтенләй әзер булмаган килеш килгән. Өстәвенә, 14 яшьтән ул физкультура дәресләреннән сәламәтлек торышы буенча азат ителгән булган, бу да булачак чемпионның физик формасында чагылмыйча калмый.
Сигезьеллык спорт эшчәнлеге дәверендә яшь кешенең ярышлары күп була, әмма аның өчен Дөнья чемпионатларындагы ярышлар зур әһәмияткә ия.
– Мин Дөнья кубогында өч тапкыр катнаштым. Узган ярышлар миңа икенче урыннар алып килделәр, әмма бу юлы мин үз авырлык категориясендә җиңү яулый алдым, – дип билгеләп үтте чемпион. – Минем ул вакытта кичергән хисләремне сүз белән аңлатып бетереп булмый! Шатлануымның иге-чиге булмады, әмма ял итәргә әле иртәрәк иде, чөнки алда мине абсолют авырлык категориясендә җиңү өчен көрәш көтте. Минем беренче көндәшем титуллы спортчы Евгений Прудник булды. Дөресен генә әйткәндә, мин үз көчемә тулысынча ышанып бетмәгән идем, ә аны җиңүем көтелмәгән шатлык булды!
«А» төркемендә Салават Красимир Костадин белән очраша. Сүз уңаенда, әлеге спортчы белән чистайлыны бер кызыклы вакыйга бәйли, ул шушы көрәшнең нәтиҗәсен билгели дә инде.
– Эш шунда, биш ел элек мин Дөнья чемпионатына бардым, анда өченче урын алдым. Ул вакытта 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә көрәштем, – ди Салават. – Көрәштән соң мин кулларны язылдыру өстәленә таба юл тоттым. Армспорт буенча теләсә кайсы ярышта кебек үк, анда да үз авырлык категориясендә чыгыш ясаганнар һәм кызык өчен башка категорияләрдә чыгыш ясаучы көрәшчеләр белән үз көчен сынарга теләүчеләр арасында «коридор» көрәше бара. Анда еш кына ярышларда кебек үк кискен көрәш бара, чөнки шактый танылган спортчылар көрәшә, аларны һәр турнирда да күрә алмыйсың. Шундый дәрәҗәдәге ярышка беренче тапкыр эләгүче буларак, минем дә көчле этәргеч алу, чемпионнарның чын куәтен тою өчен шулай ук үземне көрәштә сынап карыйсым килде. Һәм шунда мин Красимир Костадиновны күреп алдым. Аның янына барып сүз кузгату минем өчен кечкенә батырлыкка тиң иде. Кайда ул, ә кайда мин дип уйлый идем ул вакытта. Бөтен батырлыгымны җыеп, мин аның янына бардым һәм минем белән бер өстәл артына басуын сорадым. Әмма аннан «Бер авырлык категориясендә булгач, көрәшербез» – дигән җавап сүзләре ишеттем. Дөресен генә әйткәндә, минем кәефем төште, чөнки бу танылган кешедән автограф сорарга баргач, аннан: «Бер сәхнәдә чыгыш ясасак, шул вакытта кил» – дигән сүзләренә тиң иде. Күп вакыт узса да, бу сүзләр минем башымнан чыкмады. Мин кешегә ачу саклый торган түгел, әмма ни өчендер бу вакыйга минем күңелемә кереп калды. Ә монда Дөнья чемпионаты, абсолют категория... Мин үз-үземә ышаныч һәм призерлар өчлегенә керү өмете белән өстәл янына чакыру көтәм. Һәм шунда көндәшемнең Красимир булуын беләм. Шул вакытта теге вакыйга минем исемә төште. Бу миңа үз-үземне кулга алырга, ачуланырга һәм танылган спортчыны җиңәргә ярдәм итте! «Мин үземнең ким булмавымны исбат итәргә тиеш», – дип кабатладым үземә. Хәтта 10 килограмм аерма да, көндәшемнең титуллары да мине юлымнан тайпылдыра алмады.
Бу көрәш чистайлыга «Алтын тур-2018» абсолют авырлык категориясендә пьедесталның икенче баскычына күтәрелергә мөмкинлек бирде.
Салаватның язмышын күп кешеләр күзәтеп баралар һәм аның өчен борчылалар, әмма әти-әнисе – Роза һәм Шәүкәт Кадыйровлар уллары өчен аеруча дулкынлану кичерәләр.
– Якыннарымның ярдәме минем өчен аеруча мөһим. Һәр ярыш алдыннан әниемнең ничек борчылганын беләм. Көрәшүгә кадәр мин, аны тагын да катырак дулкынланырга мәҗбүр итмәс өчен, еш язарга тырышмыйм. Әмма турнир тәмамланганнан соң әти-әнием минем нәтиҗәләрем һәм казанышларым турында беренче булып беләләр, – дип билгеләп үтә чемпион.
Бары ярышларда гына ул кырыс көндәшче, ә тормышта – ярдәмчел кеше, яхшы дус һәм үрнәк булырлык ул. Хәзерге вакытта Салават «Восток» фәнни-техник үзәгендә эшли, ә эштән бушаган вакытны авылда, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп үткәрә. Берничә ел элек әтисе җитди авырый башлый, шуңа күрә гаиләсе өчен җаваплылыкны ул үз өстенә ала.
– Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә һәи ирешелгәннәрдә туктап калмаска, максатка таба барырга кирәк. Шөгыльләнү өчен урын юк, гаиләдә проблемалар, уку – болар барысы да юк-бар сәбәпләр, сылтау гына. Минем тормышымда шундый вакытлар күп булды, әмма мин сынмадым. Ни генә булса да, димәк, шулай булырга тиеш дип карыйм, әмма күңелне төшерергә һәм бирешергә ярамый, – дип уртаклашты безнең белән Салават Кадыйров.
Бирешү – чемпионнарга хас сыйфат түгел. Өстәвенә, яңа титуллар яулау белән чистайлы өстенә зур җаваплылык та төшә.
– Җиңү минем тормышымда чагылыш тапты. Кешеләр башка илләрдән язалар, минем спорттагы казанышларым белән кызыксыналар. Еш кына армспортка кайтуга, яңа җиңүләргә илһамландыруым турында язалар. Кешеләр шундый нәтиҗәгә ирешү һәркемнең кулыннан килүен аңлыйлар. Иң мөһиме – теләк һәм омтылыш булсын, – дип билгеләп үтә Салават.
Хәзер аның төп максаты булып армрестлинг дөньясында ирешелгән югарылыкны саклап калу өчен физик форманы ныгыту тора.
–    Минем тагын бер мәртәбә Красимир белән көч сынашасым, тагын да матуррак һәм техник яктан камилрәк көрәш күрсәтәсем килә. Армрестлингны үзгәрешләр көтә. Ул яңа дәрәҗәгә чыга, яңа иганәчеләр барлыкка килә. 2019 елда армфайтлар (ике спортчы арасында берничә көрәш раунды)  булыр дип көтелә, алардан көрәшчеләр рейтингы төзеләчәк. Исемемне шушы исемлекнең башында күрәсем килә, – дип уртаклашты безнең белән спортчы.
Салават Кадыйровка уңышлар телибез! Аның һәм башка Чис­тай спортчыларының исемнәре, шәһәребезне һәм лаеклы көрәшчеләрне әзерләүче атказанган тренерларның һәм спорт мастерларының исемнәрен данлап, әле күп тапкырлар бөтен дөньяга танылыр дип ышанабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев