Ел саен августның икенче көнендә Россиядә физкультурачылар көнен билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм 8 августка туры килә.
Физкультурачылар көнендә актив тормыш рәвеше алып барган һәм үзенең үрнәге белән – сәламәтлек, энергия һәм максатчанлыкның зур уңышка юл икәнен раслап торучы көчле рухлы, сәламәт тәнле кешеләрне хөрмәтлиләр.
Физик культура белән шөгыльләнү характерны, рухны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, түземлелек, сабырлык тәрбияли.
Ихлас күңелемнән рәхмәт сүзләремне үзенең бар тормышын физкультура һәм спорт белән бәйләгән кешеләр адресына юллыйсым килә. Нәкъ менә сезнең тугрылыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм ныклыгыгыз чистайлы атлетларга иң абруйлы ярышларда зур җиңүләргә ирешергә, районыбызны төрле ерак җирләрдә дә данларга мөмкинлек бирә.
Кадерле спортчылар һәм тренерлар, хөрмәтле физкультура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар, яшь талантлар! Барыгызны да бәйрәм белән!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы, күңелле стартлар, яңа рекордлар һәм барлык башлангычларда зур уңышлар телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев