«Яшь армияче» палатка лагереннан егетләр һәм кызлар Хезмәткә һәм оборонага әзер комплексы нормативларын үтәделәр
Спорт

«Яшь армияче» палатка лагереннан егетләр һәм кызлар Хезмәткә һәм оборонага әзер комплексы нормативларын үтәделәр

Яшь армиячеләр үз яшьләре өчен каралган сынауларны үттеләр

«Яшь армияче» хәрби-патриотик палатка лагеренда тәрбияләнүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәделәр. Балалар перекладинада күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу һәм башка нормативларны үтәделәр.

 

Һәркем максималь нәтиҗә күрсәтергә тырышты, чөнки ГТОны уңышлы тапшыру – ул шәхси казаныш кына түгел, ә аларның яхшы физик әзерлеген раслау да. Инструкторлар катнашучыларга күнегүләрне дөрес башкарырга булыштылар һәм куркынычсызлык техникасын күзәттеләр.

 

– Бу нәтиҗәләр яңа казанышларга баскыч булсын, – дип теләде Чистай районындагы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестлаштыру үзәге җитәкчесе Виктория Воронина.

 

Оештыручылар ассызыклаганча, мондый чаралар яшьләрдә үз сәламәтлекләренә һәм физик үсешләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыра.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев