Ул Омск шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә барачак
Казанда 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды – турнир 10-12 октябрьдә узды.
Чистай районы командасы республиканың иң яхшы җыелма командалары арасында 6нчы урынны алды.
Яшь Чистай бадминтончысы Дамир Галиев Казан командасы өчен чыгыш ясап, Татарстан Республикасы чемпионы титулын яулады һәм Омск шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә сайлап алынды.
Парлы разрядта – Тәтеш районыннан Егор Горбунов белән бергә Дамир, үзеннән бер яшькә олырак бадминтончылар белән ярышып, иң көчлеләр сигезлегенә керде.
Нет комментариев