Чистайда танылган спорт остасы Илһам Садыйков истәлегенә көрәш ярышлары узачак
Спорт

Чистайда танылган спорт остасы Илһам Садыйков истәлегенә көрәш ярышлары узачак

4-5 декабрь көннәрендә Чистай шәһәренең «Батыр» спорт сараенда РСФСРның спорт остасы Илһам Садыйков истәлегенә көрәш ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә

Келәмдә 2010-2014 елгы егетләр 6 үлчәү авырлыгында (30 кг, 40 кг, 50 кг, 60 кг, 70 кг, 80 кг), ир-егетләр 65 кг, 75 кг, 85 кг, 100 кг һәм 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә көч сынашачак.

 

Ярышларның беренче көнендә мандат комиссиясе, үлчәнү, тренерлар киңәшмәсе һәм катнашучылар арасында жирәбә салу оештырыла.

 

Икенче көнне ярышларны тантаналы рәвештә ачу чарасы, ярымфинал, финал алышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү көтелә.

 

Илһам Садыйков – 1967 елның 8 ноябрендә Чистай районы Татар Баганалысы авыл җирлегенең Чулпан авылында туган. Ул – Чистай төбәгендә туып үскән көрәшчеләр арасында Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика турнирының бердәнбер җиңүчесе (1991), Татарстан чемпионы һәм башка күпсанлы дәрәҗәле ярышлар батыры.

 


Нет комментариев