Гражданнарны билгеләнгән график буенча профильле белгечләр кабул итәчәк
2026 елның 20 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе белән берлектә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыра.
Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8дән 15 сәгать 30 минутка кадәр узачак.
Чистайда беренчел хокукый консультация шәхсән мөрәҗәгать иткәндә дә, телефон аша да башкарылачак. Гражданнарны билгеләнгән график буенча профильле белгечләр кабул итәчәк.
Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Чистай районындагы клиент хезмәтенең (бүлек хокукларында) баш белгеч-эксперты Анастасия Батыру түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Чистай шәһәре, Карл Маркс урамы, 46нчы йорт, тел. (84342) 5-27-56. Кабул итү вакыты – 8дән 9 сәгать 30 минутка кадәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чистай районындагы җәмәгать ярдәмчесе Геннадий Осипов гражданнарга 9 сәгать 30 минуттан 11 сәгатькә кадәр консультация бирәчәк.
Чистай нотариаль округы нотариусы Зоя Полосухина кабул итүне 11дән 12 сәгать 30 минутка кадәр уздырачак.
«ТР Техник инвентаризация бюросы» АҖнең Чистай бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Максим Белянин 12 сәгать 30 минуттан 14 сәгатьгә кадәр консультация бирәчәк.
Нет комментариев