Йомгаклау гала-концерты «Пирамида» концерт залында узды
Чистай үзәк район дәваханәсе беренчел профсоюз оешмасы яшьләр советының иҗат коллективы эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – безнең заман» ачык фестивале суперфиналында беренче гомумкоманда урынга лаек булды.
Йомгаклау гала-концерты «Пирамида» концертлар залында узды.
Быел республиканың 200 предприятиесе һәм оешмасына Удмуртия, Беларусия, Казахстан, Төркия һәм Үзбәкстан иҗат коллективлары да кушылды. Гала-концертта сайлау зона этаплары узган иң яхшы катнашучылар чыгыш ясады: алар күңелле номерлар тәкъдим иттеләр һәм үз талантларын күрсәттеләр.
Чистай үзәк район дәваханәсе профсоюз оешмасының яшьләр советы үзен һәр номинациядә күрсәтеп, жюри, тамашачылар симпатиясен яулады. Коллегаларына көч-куәт биреп торырга баш табиб Илдар Хәнифов, РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Татарстан республика оешмасының профсоюз рәисе Гөлнар Хөснетдинова, Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Татьяна Холоденина, үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасарлары һәм хезмәткәрләре килде.
Нет комментариев