Татарстанда якындагы көннәрдә явым-төшем һәм көчле җил белән тотрыксыз һава көтелә
Бу вакытта һава температурасы климат нормасыннан 6-7 градуска югарырак булачак.
Хәзер республикада һава шартларын актив атлантик циклонның җылы фронты билгели. Төбәктә урыны белән юеш кар һәм яңгыр ява. Кайбер районнарда көчле җил һәм бозлавык күзәтелә.
20 ноябрьдә Татарстанда яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Көндез явым-төшем азрак булачак: кайбер районнарда гына бераз яңгыр явачак. Җил көчле булып сакланачак, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә термометр баганалары -1..+2 градус күрсәтәчәк, көндез һава +1.. + 5 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Шимбә көнне, 21 ноябрьдә, республика циклон йогынтысында калачак. Болытлы һава, урыны белән уртача яңгыр явуы көтелә. Төнге температура +1..+4 градус, көндезге температура +3..+ 6 градус булачак.
Якшәмбе, 22 ноябрьдә, һава торышының үзгәрүе көтелми. Болытлы һава сакланачак, яңгыр явачак. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +1..+4 градус, көндез +3.. + 7 градус булачак.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында, 23 һәм 24 ноябрьдә, төбәктә шулай ук җылы һәм яңгырлы булачак. Катнаш характердагы явым-төшемнәр булырга мөмкин. Көндез температура 0дән +3 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Нет комментариев