Чистайда «Яшьләр. Чаңгы. Сәламәт яшәү рәвеше» ярышлары узачак
Спорт чарасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кысаларында оештырыла
Шимбә көнне, 31 гыйнварда, чаңгы базасы территориясендә (Энгельс ур., 140 «Б») ел саен үткәрелә торган «Яшьләр. Чаңгы. Сәламәт яшәү рәвеше» дигән спорт чарасы узачак.
Аны оештыручы – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында «Выбор» яшьләр (яшүсмерләр) клубы.
Анда катнашырга 14 яшьтән өлкәнрәк Чистай районы яшьләре чакырыла.
Чаңгы узышларында катнашу өчен +7 (952) 037-21-47 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Чара программасы:
• 9 сәгатьтә – катнашучыларны теркәү башлана;
• 10 сәгатьтә – чаңгы ярышлары башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев