Чистайда Герой истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Пристань урманында махсус хәрби операциядә катнашкан Сергей Саутин истәлегенә багышланган «Раштуа узышлары» – һәвәскәрләр ярышлары узды
Оештыручылар – муниципаль районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест үзәге ярдәмендә «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе.
Урманда йөрергә яратучылардан алып тәҗрибәле спортчыларга кадәр йөздән артык шәһәр кешесе 1,5 чакрым араны дәртләнеп үтте. Фиништан соң барысын да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр көтте. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар җиңүгә омтылыш өчен аерым медальләр белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасын «Медиклар йорты» ТҖС җитәкчесе Валерий Ваганов үткәрде.
Илья Сологуб фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев