Чистай укучылары һәм студентлары ату буенча ярышларда махсус хәрби операция геройларын искә алдылар
«Ватан» үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар махсус хәрби операция зонасыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу өчен ату буенча ярышларда катнаштылар
Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларны һәлак булган сугышчыларга һәм барыннан да элек үзәк хезмәткәрләренең хезмәттәше өлкән лейтенант Евгений Карпенкога багышладылар.
Евгений Владимирович өчен бу урын бик якын булган: ул «Ватан» үзәгендә тренер-укытучы, Чистай кадет интернат-мәктәбендә офицер-тәрбияче булып эшләгән. Кадрлар хәрбиенең улы, запастагы офицер буларак ул Ватанга ярдәм кирәк булганда читтә кала алмаган. Үз теләге белән алгы сызыкка киткән һәм хәрби бурычын ахырына кадәр үтәп һәлак булган.
Ярышларны ачу тантанасында аның хатыны Алсу Тәлгать кызы Карпенко, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, махсус хәрби операциядә катнашучы, Росгвардия хезмәткәре Айрат Сәгъдиев катнаштылар.
Фоат Сөнгатуллин җитәкчелегендәге хөкемдарлар кагыйдәләрне катгый күзәтеп тордылар. Һәр укчының индивидуаль мишене булды. Тирда һәр сменадан соң нәтиҗәләр теркәлде һәм анализланды.
Фото социаль челтәрдәге «Чистай яшьләре» бергәлеге битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев