Чистай спортчысы Стамбулда Азия беренчелегендә  алтын медаль яулады
Спорт

Чистай спортчысы Стамбулда Азия беренчелегендә алтын медаль яулады

Россиянең җыелма командасы составында «Батыр» спорт мәктәбе спортчысы Алиса Морозова уңышлы чыгыш ясады

21 сентябрьдән 27сенә кадәр пауэрлифтинг буенча «салмак күтәрү» һәм «классик салмак күтәрү» дисциплинасында  Азия беренчелеге һәм чемпионаты узды. Россиянең җыелма командасы составында «Батыр»  спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Алиса Морозова  уңышлы чыгыш ясады.

 

Азия беренчелегендә яшүсмерләр арасында «классик салмак күтәрү» дисциплинасында  72,5 килограмм штанганы  дөрес позициядә тотып, Алиса  җиңүче булды.

Әлеге ярышларда 200дән артык  спортчы катнашты һәм алар халыкара аренада  Россия атлетлары өчен  сайлап алу  этабы булды.


Нет комментариев