Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Спорт

Чистай шашкачылары Россиядә иң көчлеләр булды

Дүрт көн дәвам иткән ярышларда катнашучылар стратегик фикерләү, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр

Новосибирск шәһәрендә шашка буенча махсус Олимпиада Бөтенроссия Спартакиадасы тәмамланды. Ярыш илнең төрле почмакларыннан катнашучыларны җыйды. Татарстан Республикасы данын дүрт спортчы яклады, шуларның өчесе Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортыннан.

 

Татарстан делегациясе составына Чистай социаль хезмәт күрсәтү йортында яшәүче Марат Нәбиев, Айрат Камалов һәм Фәнис Шәйдуллин, шулай ук Казан социаль хезмәт күрсәтү йортыннан Алсу Гарифуллина керде.

 

Ярышларның дүрт көне дәвамында катнашучылар стратегик фикерләү, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Дулкынлануны җиңеп, ир-егетләрнең һәркайсы Россиянең иң көчле шашкачысы исеме өчен көрәште.

 

Шәхси зачет йомгаклары буенча:

1 урын Марат Нәбиев (өлкәннәр арасында Россиянең иң көчле шашкачысы)

 

2 урын Айрат Камалов

3 урын – Фәнис Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев